Әкрен генә кичке шәфәк сүнә,
Зәңгәр күктә йолдыз кабына.
Тәрәзәңә карап туктап калдым,
Килгән чакта, иркәм, яныңа.
Ике күзең китап битләрендә:
Пәрдә аша күрәм шәүләңне, —
Гөлләр сузган алсу чәчәкләрен,
Якты нурлар кочкан гәүдәңне.
Мин хәзергә моңсу карап үтәм
Якты төшкән койма буйларын.
Исмә, эй җил, чиртмә тәрәзәсен,
Бүлә күрмә аның уйларын.
Бу җыр Радик Гәрәев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 02/11/2025 - 02:33
«
»