Яңа елда җанны пакълык бизи,
Ап-ак кардан күзләр чагыла.
Көтелмәгән ак бәхетләр килеп,
Тартып алыр кебек янына.
Яңа елда гашыйк җаннар өчен
Сөю уты дөрләп кабына.
Еллар үткән саен сагышлы җан
Яшьлек мәхәббәтен сагына.
Йолдызлардан энҗе нур коелып,
Ак чәчәкләр иңгә кагыла.
Яңа елда татлы хис уянып,
Күңелләргә назлар агыла.
Яңа елда гашыйк җаннар өчен
Сөю уты дөрләп кабына.
Еллар үткән саен сагышлы җан
Яшьлек мәхәббәтен сагына.
Былбыл телле җырчы дусларымнан
Бик шатлыклы моңнар агыла.
Көтелмәгән бәхет килер кебек
Яңа елның якты таңында.
Яңа елда гашыйк җаннар өчен
Сөю уты дөрләп кабына.
Еллар үткән саен сагышлы җан
Яшьлек мәхәббәтен сагына.