Әрем исе, нинди генә хәтирәләр
Уятмыйдыр шушы гади үлән исе.
Акылымны җуяр хәлдә исертерлек
Нинди сихри көч бар синдә, әрем исе.
Әрем исе, авыл исе, болын исе,
Хуш исең мәңге иснәп туймам төсле.
Дөньядагы иң кыйммәтле хушбуйларга
Алыштырмам сине, ачы әрем исе.
Әрем исе, кая барсам, нишләсәм дә
Бу ис мине эзәрлекли гомер буе.
Төшләремдә кочак-кочак әрем җыеп,
Болыннарны урап кайтам, елый-елый.
Әрем исе, шау чәчәкле болын буйлап
Чабар идем уйнап, туймас колын төсле.
Әремнәрдән тәкыя үргән хыялый кыз,
Син үзең дә үткәндәге әрем төсле.
Син үзең дә үткәндәге әрем төсле…
Варианты песни
Бу җыр Илсөяр Зарипова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 02/11/2025 - 18:55
«
»
