Чуер ташлы армыт тау астыннан
Чылтыр-чылтыр көмеш су ага.
Җырлый-җырлый барып төшә
Тугайдагы елгага.
Тыныч аккан елга буйларында
Күк тирәкле ялбыр куаклар.
Чәчәкле җәй айларында —
Ял урыны бу яклар.
Тау чишмәсен күргән һәр бер юлчы
Туктамыйча аннан үтә алмый.
Ташка ятып, көмеш суын
Эчмичә дә китә алмый.
/ Тау армыты — отрог /
Бу җыр Илфак Смаков, Марат Зарипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 03/11/2025 - 03:07
«
»