Өметемнән югалма

Синнән миңа бер ни кирәк түгел,
Бар булганың өчен куанам.
Төшләремдә чәчәкләргә сөйләп,
Хисләремде җырға салып көйләп,
Онытылып китеп юанам,
Онытылып китеп юанам.

Яңа ачам төсле бу дөньяның
Газапларын, ямен, рәхәтен.
Сине тап китергән заманыма,
Гомеремдең гүзәл бер чагына,
Язмышыма мең-мең рәхмәтем,
Язмышыма мең-мең рәхмәтем.

Синнән миңа бер ни кирәк түгел,
Шик һәм юрауларға юл салма.
Бәлки, тагы бер күрермен, дигән,
Килер көннәремә нурлар үргән
Өметемнән генә югалтма,
Өметемнән генә югалтма.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »