Парлашып яшик!

/ Шаян җыр /

Парлашып яши, гөрләшеп яши,
Яратып яши бездә һәр кеше.
Бармы гашыйклар сезнең якларда?
Ничек куелган мәхәббәт эше?…

Бармы гашыйклар сезнең якларда?
Яучылар бармы, туйлар буламы?..
Үтисез икән хезмәт планын,
Үтәләме соң туйлар планы?..

Үтисез икән хезмәт планын,
Димәк, дусларым, уңышлар әйбәт.
Уңыш мул була, яшәсәң җирдә
Мәхәббәт белән хезмәтне бәйләп.

Парлашып яши, гөрләшеп яши,
Яратып яши бездә һәр кеше.
Бармы гашыйклар сезнең якларда,
Ничек куелган мәхәббәт эше?..

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »