Яратасы килә гомергә

Күзләремә карап, йөрәгемне назлап,
Эх, яшисе иде гел бергә.
Кочагыма алып, йолдызлардай янып,
Яратасы килә гомергә.

Сүндерәсе килми якты сөю учагын,
Балкып янсын мәңге җанымда.
Югалтасым килә кайтыр юлларымны,
Адашыплар калыйм яныңда.

Янасылар килә сөю ялкынында,
Икәү бергә яккан учакта.
Күмерләнеп йөрәк, көлгә әйләнсә дә,
Яратырмын, шуны онытма.
Күмерләнеп йөрәк, көлгә әйләнсә дә,
Яратырмын, шуны онытма…
Яратырмын, шуны онытма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »