Карлы яңгыр ява, сагышларга сала
Ялгызлыкта калган җанымны.
Телә бәгыремне, өзә үзәгемне
Югалтулар сөйгән ярымны.
Уй-хисләрем буран, юлларымда томан,
Еллар каплый узган гомерне.
Уйлыйм үткәннәрне, сөю исән әле,
Күңел көтә һаман үзеңне.
Карлы яңгыр яума, хисләремне юма,
Ялгыз итмә кабат җанымны.
Мәхәббәткә тимә, юлларымны бүлмә,
Адаштырма сөйгән ярымны.
Уй-хисләрем буран, юлларымда томан,
Еллар каплый узган гомерне.
Уйлыйм үткәннәрне, сөю исән әле,
Күңел көтә һаман үзеңне.
Ап-ак карлар ява, аклык, сафлык теләп,
Дөньялар хис шәлен ябына.
Карлы сукмак буйлап сөйгән ярым килә,
Яумый торчы сөю хакына.
Уй-хисләрем буран, юлларымда томан,
Еллар каплый узган гомерне.
Уйлыйм үткәннәрне, сөю исән әле,
Күңел көтә һаман үзеңне.
Уйлыйм үткәннәрне, сөю исән әле,
Күңел көтә һаман үзеңне…
Күңел көтә һаман үзеңне…
