Яшьлегем язлары

Язларга төренгән табигать,
Яшәрә, ямьләнә җир өсте.
Елмаеп сәламли бер-берсен
Егетләр-кызларның чаясы.

Һәркемгә үз ярын табарга,
Сөелеп һәм сөеп яшәргә,
Бир, Ходай, тәүфикълы бәрәкәт
Сөюгә сусаган йөрәккә.

Яз бит ул йөрәкнең түренә
Наз булып урнаша һәркемгә.
Гашыйклар телендә бу язны
Тиңлиләр мәхәббәт иленә.

Һәркемгә үз ярын табарга,
Сөелеп һәм сөеп яшәргә,
Бир, Ходай, тәүфикълы бәрәкәт
Сөюгә сусаган йөрәккә.

Бу илдә парлашып барсыннар
Гомерлек вәгъдәләр бирергә.
Иң матур, иң изге теләкләр
Теләнсен аларга язларда.

Һәркемгә үз ярын табарга,
Сөелеп һәм сөеп яшәргә,
Бир, Ходай, тәүфикълы бәрәкәт
Сөюгә сусаган йөрәккә.
Язларда сөюгә сусаган йөрәккә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »