Гөлнәзирә (икенче вариант)

Сиңа әйтер сүзем бар ла,
Бездә кунак кызы бар;
Кунак кызын күрим дисәң,
Гармун ал да безгә бар.

Ай-һай, Гөлнәзирә!
Матур баса түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?

Кара бүрек, тар бүрек —
Кидең ни, кимәдең ни;
Кеше белән уртак ярны
Сөйдең ни, сөймәдең ни.

Ай-һай, Гөлнәзирә!
Матур баса түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?

Сездә куян эзе юк,
Бездә кунак кызы юк;
Кеше белән уртак ярның
Жанга җылы сүзе юк.

Ай-һай, Гөлнәзирә!
Матур баса түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (5 голосов)
« »