Карлы-бозлы яңгыр,
Тәрәзәмә кагыл,
Синең тавыш басар сагышны.
Икәү бергә көткән
Ләйсән яңгыр явып үткән,
Яңгыр ява — көзнең сагышы.
Карлы-бозлы яңгыр,
Битләремә кагыл,
Керфек-кашларымны бизә син!
Сизгән идем алдан,
Йөреп озын-озак юлдан,
Яңгырлардан синең бизәсең.
Карлы-бозлы яңгыр,
Кулларыма кагыл,
Туңса — туңсын, әйдә, өшесен.
Күңелем җылыткан,
Сөюдән ярсып елаткан
Иң кадерле, изге кешем син!
Бу җыр Алия Исрафилова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 03/11/2025 - 22:22
«
»
