Очрашабыз тик хыялда

Категория: көе һәм сүзләре

Диңгез яры дулкын-дулкын,
Йөрәгемә ишек кага.
Күзләреңнән нигә, җаным,
Тамчы-тамчы яшьләр тама?

Без бәхетле җырда гына,
Моң дарьясы арабызда.
Калганбыз бит ике якта,
Очрашабыз дулкыннарда.

Шул дулкындай дулкынланып,
Йөрәк сизә, йөрәк тибә.
Калсак та без ике ярда
Моңлы җырлар җанны өтә.

Без бәхетле җырда гына,
Моң дарьясы арабызда.
Калганбыз бит ике ярда,
Очрашабыз тик хыялда.

Диңгез яры дулкын-дулкын,
Каршы чыксаң — адашырсың.
Сөюебез чиксез дарья,
Насыйп булса — кавышырбыз.

Без бәхетле җырда гына,
Моң дарьясы арабызда.
Калганбыз бит ике ярда,
Очрашабыз тик хыялда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »