Моңлана кош

Куаклыкта ялгыз гына
Моңлана кош,моңлана, моңлана.
Бәлки парын югалткандыр,
Сүз әйтмәче син аңа.

Чут-чут итеп кошлар сайравы
Яратылып тыңлана,тыңлана.
Яраткан кешеңнең булуы
Бәхет бит ул дөньяда, дөньяда.

Сагышлардан арындырмый
Ялгыз яшәү дөньяда, дөньяда.
Ялгыз каласың килмәсә
Тап парыңны,соңлама, соңлама!

Чут-чут итеп кошлар сайравы
Яратылып тыңлана,тыңлана.
Яраткан кешеңнең булуы
Бәхет бит ул дөньяда, дөньяда.

Ишеттереп таңнан җырын
Моңлана кош,моңлана,моңлана.
Үзеңә тиң ярың барда
Читтән бәхет юллама, юллама.

Чут-чут итеп кошлар сайравы
Яратылып тыңлана,тыңлана.
Яраткан кешеңнең булуы
Бәхет бит ул дөньяда, дөньяда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »