Җил капка (икенче вариант)

Басу юлындагы капка
Һаман да тора икән.
Безнең шунда очрашулар
Исеңдәме соң икән?

Җил капка шул, җил капка
Ачыла да ябыла.
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Уфтанган чаклар була.

Хәтирәләрне яңартып
Һаман да тора капка.
Безнең сөю тоеп бетмәс,
Хәтта калыр китапка.

Җил капка шул, җил капка
Ачыла да ябыла.
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Уфтанган чаклар була.

Ул капка һаман сөйлидер
Җилләргә безнең хакта.
Минем дә уйларым кайта
Икәү танышкан чакка.

Җил капка шул, җил капка
Ачыла да ябыла.
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Гомерләр бик тиз үтә, дип,
Уфтанган чаклар була.
Уфтанган чаклар була…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »