Кил, бәгърем

Категория: көе сүзләре

Төшләремдә күрәм,
Каршыңа йөгерәм.
Өзелепләр шундый сагынам.
Әгәр искә алсам,
Бер мәл сүзсез калам.
Үзең күрсәм никтер югалам.

Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Бергә булыйк, мин бит сагынам.
Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Елмаюыңны мин яратам.

Нинди мәхәббәт,
Бу нинди сөюләр,
Шатлыкка әйләнде көннәрем.
Сөю нурларыңнан,
Сөю җырларымнан
Тылсымга күмелде төннәрем.

Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Бергә булыйк, мин бит сагынам.
Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Елмаюыңны мин яратам.

Бергә булыйк кына,
Бергә барыйк кына,
Бул син бәхетем, язмышым.
Күзләргә язылган,
Атламы бер булган,
Син бит минем сулар сулышым.

Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Бергә булыйк, мин бит сагынам.
Кил, бәгърем, җаннарыма,
Кил инде кочагыма.
Елмаюыңны мин яратам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »