Татарлар (икенче вариант)

Күзләр — шар, борыннан килә пар,
Күзәнәкләреңә кадәр үтеп керә безнең көй, карап бар.
Итти, тике-тике тик тормый,
Тәти кызларның башларыннан сыйпый.
Безнекеләр сак бул, ниләр генә сатмый,
Күлмәкләрен салмый, күбесе түзалмый,
Йолдыз икәне сизелә бераз (бераз),
Gucci, Escalade, миллион бакс (бакс),
Тап-таман, бер дигән!
Кемнең ашыйсы, кемнеңдер яшисе килә.
Бәлки ул зәгыйфьтер без утырткан чәчәк,
Әммә керпеләр яши һәм яшәячәк.

Татарлар килә, керә һәр өйгә,
Сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
Сатам бер меңгә, акчаң бардыр,
Егетләребез матур — бәяне арттыр.
Татарлар килә, керә һәр өйгә,
Сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
Сатам бер меңгә, акчаң бардыр,
Егетләребез матур.

Халык ялкау, абау, берсе түли, икенчесе урлый,
Берсе төннәр йоклый алмый, икенчесе йоклый.
Тизрәк кеше күрмәгәндә генә урлап кала.
Каракларның кулы кыска булса да, шәп ала!
Канатлысы — иҗат белән, дәрт белән,
Карт белән, яшьләре дә кушылып китә әле.
Йокы туймый, төннәрен кайный эшләр,
Безнең иҗат җимешләре әле байтак яшәр.
Балтач яшәр, Казан яшәр — сүз дә юк.
Казан яшьләренең, күрәсең бит, күңелендә ут,
Сүндереп карале, һай, һай, кулларың пешәр,
Көнчыгыш казан татарлары һәм көнбатыш мишәр.
…Әллә инде син дә рэп укый башладыңмы?
Әллә инде син дә эстрадаңны ташладыңмы?
— Нигә Салават радиода ишетелми?
— Ул бит андеграааааунд, авызыңны тегим!

Минем кебек укып кара җаный,
Минем кебек яшәп кара,
Тора-бара иң чыдамнары да
Хуштан язып, канаган урыннарын актара,
Батып баручы үзен-үзе генә коткара,
Әйдә, кем беренче башлый, бу җыр упкынга ташлый,
Берсе дә кулын бирми.
Ачыктан-ачык, турыдан-туры Иттифак һәм Тиэнби
Үз эшен яхшы эшли,
теләгән кеше тыңлый, теләмәгәне — тыңлый,
Бәяң бер тәңкә, минеке бер сум,
Тормыйм яшереп,
Син аласың тирләп пешеп, мин — теләсә нәрсә әйтеп,
Теләсә нәрсә эшләт,
Я мине ярат, я кесәдән йодрык күрсәт, мөртәт,
Башта мин Шәймиев, аннары мин Минтимер,
Башкалар нокта куйганда мин язып куям өтер,
Башыңа берне б-б-б-б-бәрәм,
Син дә шуны өйрән.
Әзһәмова тавышы кебек сүзем үзәккә үтеп керә,
Акылны бетерә, ахыр чиккә җиткерә,
Көчсезләре йөткерә, усаллары төкерә,
Иттифак читтән карап сездән шаркылдап көлә,
Көтмәгән идегезме, ә без килдек,
Рөхсәт сорамыйча, ябык ишекләр аша,
Очраклы рәвештә, хезмәт куймыйча, тирне түкмичә,
Миңа җиде яшь, ә сиңа ничә?

Татарлар килә, керә һәр өйгә,
Сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
Сатам бер меңгә, акчаң бардыр,
Егетләребез матур — бәяне арттыр.
Татарлар килә, керә һәр өйгә,
Сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
Сатам бер меңгә, акчаң бардыр,
Егетләребез матур.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »