Мин бәхетле бу дөньяда

Әти-әнисез булуы
Олы кайгы, аяныч.
Авыр тормыш юлларында
Алар бик зур таяныч.

Мин бәхетле бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Зур шатлык, зур бәхет бит ул
Сез исән-сау торганда.

Әл дә бар бу дөньяларда
Балам диеп назлаучы,
Аппагым дип, шатлыгым дип,
Башларымнан сыпаучы.

Мин бәхетле бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Зур шатлык, зур бәхет бит ул
Сез исән-сау торганда.

Алар безне кеше итеп
Чыгарды киң юлларга.
Әткәй-әнкәй исемнәрен
Кушып җырлыйк җырларга.

Мин бәхетле бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Зур шатлык, зур бәхет бит ул
Сез исән-сау торганда.
Мин бәхетле бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Зур шатлык, зур бәхет бит ул
Сез исән-сау торганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »