Аклы ситса күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем.
Иркәм мине сөясең, ди,
Үзем шуны сизмәдем.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Шуны беләсем килә.
Аклы күлмәкнең җиңе таp,
Җиң эчендә хаты бар.
Хатын укып карагачтын
"Сөям" дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере
Чуенмы әллә, чылтырый.
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.
Аклы күлмәгеңне кисәң,
Ала алмыйм күземне.
Сүз башласам, кызарасың,
Аңлый алмыйм үзеңне.
Агыйдел буенда
Кыр казлары уйныйдыр.
Күзем йомсам, күз алдымда
Күңелем сине уйлыйдыр.
Нигә зәңгәр яратам мин,
Әйт, иркәм, белсәң әгәр.
Шуңа сөям сине, иркәм,
Күзләрең синең зәңгәр.
Агыйдел суларын
Җәй көннәрендә буйлыйм.
Иркәм, вакыт кына уза,
Аңлашырбыз дип уйлыйм.
Иркәм, вакыт кына уза,
Аңлашырбыз дип уйлыйм…
