Сандугачкай болытларга очар иде,
очар иде,
Канатлары гына талмаса,
һай, талмаса.
Ир-егетләрне дә данлау җиңел түгел,
җиңел түгел,
Данлар эшләре лә булмаса,
һай, булмаса.
Сандугачлар тирәкләргә кунып,
тирәкләргә кунып,
Кемгә карап җырлап эндәшә,
һай, эндәшә?
Дус-ишләрең белән җирне данлап,
җирне данлап,
Якын дустым, әйдә мең яшә,
һай, мең яшә!
Бу җыр Харис Шәрипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 04/11/2025 - 23:58
«
»