Сагыну җыры (унынчы вариант)

Тәмле иде чишмәкәйнең
Ятып суын эчкәндә.
Сагынам туган җиркәемне
Бик еш искә төшкәндә.

Сикереп менеп атландык ла
Атларның җитезенә.
Атларның, ай, җитезенә
Кайтулар юк тиз генә.

Киткән чакта, әй, сөйгән яр,
Ник бер сүз дә дәшмәдең?
Юктыр яме, юктыр тәме,
Туган җирсез яшәүнең?!

Сикереп менеп атландык ла
Атларның җитезенә.
Атларның, ай, җитезенә
Кайтулар юк тиз генә.

Чит туфракка, гомерлеккә,
Ыргытты язмыш җиле.
Миннән васыйять сезгә, дуслар:
Китмәгез ташлап илне!

Сикереп менеп атландык ла
Атларның җитезенә.
Атларның, ай, җитезенә
Кайтулар юк тиз генә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »