Кадерлик туганнарны!

Каннар-уртак, туганлыкка
Тартыла кеше җаны.
Каннар-уртак, туганлыкка
Тартыла кеше җаны.

Түрдән булсын урыннар,
Онытмыйк туганнарны!
Онытмыйк, онытмыйк,
Онытмыйк туганнарны!

Туганлыктан да изге хис
Дөньяда тагын бармы?!
Туганлыктан да изге хис
Дөньяда тагын бармы?!

Яраткандай сөйгән ярны,
Яратыйк туганнарны!
Яратыйк, яратыйк,
Яратыйк туганнарны!

Уртаклашыйк алар белән
Булган шатлыкны-зарны.
Уртаклашыйк алар белән
Булган шатлыкны-зарны.

Якты йөздән, кочак җәеп
Каршылыйк туганнарны!
Каршылыйк, каршылыйк,
Каршылыйк туганнарны!

Саклыйк, яклыйк, якын итик
Кан кардәш булганнарны.
Саклыйк, яклыйк, якын итик
Кан кардәш булганнарны.

Кайгыртыйк, зурлыйк аларны —
Кадерлик туганнарны!
Кадерлик, каделик,
Кадерлик туганнарны!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »