Ир-егетләр!

Ялгышмас ил беркайчан да
Баглап сезгә зур өметләр.
Көчле затлар,горур затлар,
Ил терәге-ир-егетләр!

Тормыш-сынау арта сынау.
Җитсен генә түземлекләр!
Ни күрсәтсә, нык булыгыз,
Сынатмагыз, ир-егетләр!

Дөнья матур, тормыш ямьле
Яшик әле сөенепләр.
Батырлар, бөркет кебекләр —
Тынгы белмәс ир-егетләр!

Тормыш-сынау арта сынау.
Җитсен генә түземлекләр!
Ни күрсәтсә, нык булыгыз,
Сынатмагыз, ир-егетләр!

Кадер-хөрмәт яулап була
Кылып кына игелекләр.
Изге гамәл-ниятләрдә
Яшәгезче, ир-егетләр!

Тормыш-сынау арта сынау.
Җитсен генә түземлекләр!
Ни күрсәтсә, нык булыгыз,
Сынатмагыз, ир-егетләр!

Яшерен сөю-яратудан
Күңелдәге серлелекләр.
Мәхәбәттә тугры җаннар
Булсагызчы, ир-егетләр!

Тормыш-сынау арта сынау.
Җитсен генә түземлекләр!
Ни күрсәтсә, нык булыгыз,
Сынатмагыз, ир-егетләр!

Голосов пока нет
« »