Каен

Категория: көе сүзләре

Каенкаем, ялгыз каенкаем,
Менеп бастың нигә кыяга?
Җил тузгыта яшел толымыңны,
Тау астында гына су ага.

Менеп бастың нигә кыя ташка?
Су буена төшсәң ни була.
Күрәсеңме, әнә, тал кызлары
Бөдрәләрен чайкый елгада.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »