/ Игезәкләр комедиясыннан җыр /
Безнең яклар — кошлы як, кояшлы як,
Күңелдә нурлар тама,
Бик ераҡта яшәсәк тә, яшәсәк тә,
Юлларын дуслар таба.
Килегез, килегез,
Килегез безнең якка
Кояшлар чыккан чакта,
Кояшлар чыккан чакта,
Безнең якка килегез,
Килегез, килегез —
Кояш безнең күңелебез!
Безнең яклар — йолдызлы як, йолдызлы як,
Йолдызлар җем-җем итә,
Йолдыз янган зәңгәр кичтә, зәңгәр кичтә
Йөрәктәр сезне көтә.
Килегез, килегез,
Килегез безнең якка
Йолдызлар янган чакта,
Йолдызлар янган чакта,
Безнең якка килегез,
Килегез, килегез —
Йолдызларны күрегез!
Безнең яклар — киң басулар, киң басулар,
Басулар алтын гына.
Алтын кебек иген пешә, иген пешә
Йөрәкләр ялкынында.
Килегез, килегез,
Килегез безнең якка
Игеннәр пешкән чакта,
Игеннәр пешкән чакта,
Безнең якка килегез,
Килегез, килегез —
Байлыгымны күрегез!