Кышны да бит кемдер ярата! ..

Категория: көе һәм сүзләре

Өзелә дә төшә җиргә яфрак,
Болыт каплап алган күгемне.
Сизелми дә үтеп киткән җәйләр,
Көзләр килеп җиткән, түгелме?

Җитте көзләр, якынайды кышлар,
Яфракларны җилләр тарата.
Чәчем агара дип үкенмим, юк…
Кышны да бит кемдер ярата!

Салкын җилләр тота иңнәремнән,
Җылылыгы җәйнең сүрелде.
Сорап тормый килеп җиткән дә көз,
Яңгыр белән юа күңелне.

Җитте көзләр, якынайды кышлар,
Яфракларны җилләр тарата.
Чәчем агара дип үкенмим, юк …
Кышны да бит кемдер ярата!

Сорап тормый яңгырлары көзнең
Барыр юлны буйый сагышка.
Язлар, җәйләр ерагая бара,
Гомер кышкы якка авыша.

Җитте көзләр, якынайды кышлар,
Бураннары карны тарата.
Чәчем агара дип үкенмим, юк …
Кышны да бит кемдер ярата!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »