Хәтеремдә туган якларымда
Сагынышып кошлар кайтканы.
Көмеш тәңкә сибеп суларга
Таңнар сызылып атканы.
Туган якларымның моңнары,
Челтер чишмәләрнең җырлары,
Аланнарда чәчәк чыңнары
Күңелемдә мәңге тынмады.
Кайтыр идем туган якларга,
Сандугачлар моңын ятларга,
Чабып кына акбузатлар да,
Шунда калган бала чакларга.
Туган якларымның моңнары,
Челтер чишмәләрнең җырлары,
Аланнарда чәчәк чыңнары
Күңелемдә мәңге тынмады.
Бу җыр Харис Шәрипов, Хәния Фәрхи репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 06/11/2025 - 02:40
«
»