Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли
Өмәләрдә күңел ачабыз;
Ай-һай, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем.
Аңламыйсыз йөрәгемнең
Нигә ярсып типкәнен;
Аңламыйсыз күңелем тәрәзәсен
Кемнең килеп чирткәнен.
Ак тулалар тиз керешә,
Аркау буен тигез эрләгәч.
Ай-һай, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем.
Аңламыйсыз йөрәгемнең
Нигә ярсып типкәнен;
Аңламыйсыз күңелем тәрәзәсен
Кемнең килеп чирткәнен.