Соң түгел әле!

Үпкә сүзеңне оныттым күптән,
Минем өчен син төшкәнсең күктән.
Күзеңдә, яшьле, моң түгеләме,
Оныта күрмә, соң түгел әле?!

Минем уйларны аңларсың дидем,
Уртак хисләрне сакларсың дидем.
Күзеңдә, яшьле, моң түгеләме
Аңла син мине, соң түгел әле?!

Икебез ике ярда торсакта
Утлар сүнмәгән безнең учакта
Күзеңдә, яшьле, моң түгеләме,
Минем ярга чык, соң түгел әле?!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »