Тәгәри гомер йомгагым,
Йөгердем, тоталмадым.
Сине һаман сагынсам да,
Яшьлеккә җиталмадым.
Тәүге ярлар ятка кала,
Өзелеп-өзелеп яратсаң да.
Үткәннәргә булмый кайтып,
Сагышларда янсаң да.
Тәгәри гомер йомгагым,
Йөгердем, җиталмадым.
Җанымдагы сагышлардан
Аерылып киталмадым.
Тәүге ярлар ятка кала,
Өзелеп-өзелеп яратсаң да.
Үткәннәргә булмый кайтып,
Сагышларда янсаң да.
Тәгәри гомер йомгагым
Яшьлегем эзләреннән.
Кабат сөеп үбәр идем
Сихерле күзләреңнән.
Тәүге ярлар ятка кала,
Өзелеп-өзелеп яратсаң да.
Үткәннәргә булмый кайтып,
Сагышларда янсаң да.
Бу җыр Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 06/11/2025 - 03:02
«
»