Балан җыя әнкәй

Категория: көе сүзләре

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Чәчкәйләрен җилләр тарата.
Әллә инде әнкәй бу мизгелне
Барысыннан да ныграк ярата.

Нигә генә үзең теләгәнчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.

Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел,
Ялгышларын җыя өзелеп.
Һәр тәлгәшне өзгән саен аның
Йөрәккәе куя өзелеп.

Нигә генә үзең теләгәнчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.

Учларымда күпме әче балан,
Язмышларың кебек әчеләр.
Шул баланнар белән бер сөйләшсәм
Күңелләрем никтер ачыла.

Нигә генә үзең теләгәнчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Бите буйлап ага күз яше,
Юк, әнием, бу күз яше түгел,
Әче-татлы балан тәлгәше.

Нигә генә үзең теләгәнчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны…
Алмас идем әрнү-ялгышны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »