Дөнья тулы адашканнар,
Аймылышкан, алмашканнар,
Эчтән сөеп, янып-көеп,
Яшәргә дип маташканнар.
Янган йөрәк — утлы күмер,
Кем бәхетсез — төпкә күмер,
Бер табышкач, югалтмагыз!
Бер генә бит безнең гомер!
Үз яртысын таба алмый,
Читләр белән бәйләнгәндәр,
Мәхәббәткә өмет өҙөп,
Ярты йәнгә әйләнгәндәр …
Янган йөрәк — утлы күмер,
Кем бәхетсез — төпкә күмер,
Бер табышкач, югалтмагыз!
Бер генә бит безнең гомер!
Ялгызлыкның әчелеген
Белә бары татыганнар.
Ярлы-парлы, нурлы булып,
Атса иде алсу таңнар.
Янган йөрәк — утлы күмер,
Кем бәхетсез — төпкә күмер,
Бер табышкач, югалтмагыз!
Бер генә бит безнең гомер!