Эй, мәхәббәт! Тилерткеч бер язда,
Сандугачлы язда
Чагылда
Исемеңне ак каенга сыйдым
Әле малай гына чагымда.
Зәһәр кышта, кулыма куз алып,
Бозга яздым — түгел заяга.
Җилләр белән яздым диңгезләргә,
Яшен белән яздым һавага.
Гомер буе ак кәгазьгә язам
Йә әрнеүле, йә шат мәлләрдә.
Язарларга миңа язмасын тик
Исеменне кара мәрмәргә …
Бу җыр Ирек Ногманов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 07/11/2025 - 02:31
«
»