Эрбет (икенче вариант)

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә.
Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәндә.

Алма бакчасына кереп, алма бакчасына кереп,
Алма бакчасына кереп алма ашыйсым килә.
Син агачы — мин чәчәге
Булып яшисе килә.

Былбыл булсам бакчаларда
Бер агач сайлар идем.
Шул агачта сине мактап,
Иртә-кич сайрар идем.

Голосов пока нет
« »