Эрбет (өченче вариант)

Атлар килә атлап-атлап,
Ташлы юлларны таптап.
Сагынганда карар идем —
Тора карурман каплап.

Ике җирән ат үстердем
Гөл яфрагы ашатып.
Сагынганда кемгә карыйм
Син, җаныйга, охшатып?

Су буена төшкән идем,
Яфрак ярган тал-тирәк.
Яна дисәң — ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йорәк.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »