Бакчабызда алма уңган,
Безгә килерсең уңнан.
Көнләшкәннәр — сөйләшсеннәр,
Күпме күрсәм дә тыймам.
Ай-һай, түтәлләр,
Күз салмасын бүтәннәр.
Алма бит ул алсу була,
Өзеп алганда гына.
Ятлар бит ул якын була,
Серең алганда гына.
Ай-һай, түтәлләр,
Күз салмасын бүтәннәр.
Алма биреп ашатырлар —
Ашама, җаныкаем,
Ашатырлар, ташлатырлар,
Ташлама, җаныкаем.
Ай-һай, түтәлләр,
Күз салмасын бүтәннәр.
Бакчада кыярлар —
Төнлә йөрмә кыйнарлар.
Бу җыр Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында бар
Добавлено Вадим Мустаев в ПТ, 07/11/2025 - 12:06
«
»