Буран (бишенче вариант)

Буран тышта, җанда буран,
Урап алган йөрәгемне.
Еллар үткән саен тоям
Синең миңа кирәгеңне.

Кушымта:
Мизгелләр бит алышына,
Язлар тагын килер әле.
Айлы кичтә назлы хистән
Шашып йөрәк тибәр әле.

Салкын карлар каплап яткан
Хисләр өчен назлар кирәк.
Бәхет чәчеп тибәр өчен,
Язлар көтә минем йөрәк.

Кушымта:
Мизгелләр бит алышына,
Язлар тагын килер әле.
Айлы кичтә назлы хистән
Шашып йөрәк тибәр әле.

Буран тышта, җанда буран,
Урап алган йөрәгемне.
Еллар үткән саен тоям
Синең миңа кирәгеңне.

Кушымта:
Мизгелләр бит алышына,
Язлар тагын килер әле.
Айлы кичтә назлы хистән
Шашып йөрәк тибәр әле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »