Пар күлләр

Категория: көе сүзләре

Сездә күлләр бармы?
Бездә күлләр парлы,
Сагынып кайта кошлар язларын.
Урау юллар үтә,
Урман-кырлар көтә,
Күл каршылый көткән казларын.

Тирә-якта җылы,
Олы дөньям җырлы,
Моңга урый таулар-кыялар.
Кошларда — пар балдак,
Йөзәләр бит парлап,
Камышларда — мамык оялар.

Сездә күлләр бармы?
Бездә күлләр парлы,
Пар күлләрдә казлар балдаклы.
Кошларда күл — бишек,
Бишек җырын ишет,
Үткәнәрне сагынам шулчаклы.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »