Сиреньнәр (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сирень чәчәкләрен бүләк итәм,
Сиреньнәрең күзең төсеңдә,
Алтын көзләрен дә, кышларын да
Тик сиреньнәр керсен төшеңә.

Өстәлеңдә сирень гөлләмәсе,
Сирень исе аңкыр таңнарда.
Сиреньнәрнең серле таҗларында
Сиңа атап язган җыр анда.

Сирень чәчәкләрен бүләк итәм,
Биш таҗлысын эзләп табарсың.
Моннан соң да сирень чәчәгенә
Минем бүләгем, дип багарсың.

Өстәлеңдә сирень гөлләмәсе,
Сирень исе аңкыр таңнарда.
Сиреньнәрнең серле таҗларында
Сиңа атап язган җыр анда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »