Саниямә

Категория: көе сүзләре

Саниямне, гомер юлдашымны,
Югалттым дип хәсрәт чигәсең.
Авыр югалту миңа таныш,
Хәсрәтеңне миңа сөйлә син.

Мөмкин булсын иде хәсрәтләрне
Иделләргә илтеп салырга.
Язын очып кайткан коштан сорап,
Сабыр канатлары алырга.

Ярты сүздә өзелеп кала кайчак
Якты уйлар, якты теләкләр.
Сагышлардан кинәт ярылмыйча
Ничек түзә безнең йөрәкләр?

Эчтән ялкын, тыштан дулкын кебек,
Әйтерсең без сусыз дәрьяда.
Киткәннәрне сагынып яшәр өчен
Калганбыздыр якты дөньяда.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Саниямә»
Ноты для песни «Саниямә»
Голосов пока нет
« »