Җилләрдә елый бер каен,
Ялгыз каен, ярсыз каен.
Алкаларын өзеп суга җил сала.
Алкаларын җил ала, җил ала.
Өзеп суга җил сала,
Алкаларын җил ала,
Сагышланып, сагышланып,
Сагышланып ул кала.
Җилләрдә елый бер каен,
Ялгыз каен, ярсыз каен.
Алкаларын тирән суга, җил, салма.
Алкаларын син алма, син алма.
Тирән суга, җил, салма,
Алкаларын син алма.
Сагышланып, сагышланып,
Сагышланып ул кала.
Алкаларын тирән суга, җил, салма.
Алкаларын син алма, син алма.
Бу җыр Ләлә Муллабаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 09/11/2025 - 02:59
«
»