Яшермәче миннән карышыңны,
Яратмау һис гәеп түгел дә.
Күңел бит ул — кояш кебек азат,
Боерык биреп булмый күңелгә.
Юлыбызны язмыш тап китерсә,
Күзләремә туры карап үт.
Юлларыңа чыгып борчылдырмам,
Шикләнмичә яшә син, берүк.
Йөрәгемдә синнән сагыш калды,
Үзе татлы, үзе төтенле (сөйкемле), —
Гомер буе тулып, тулышып та
Җырланмаган бер җыр, шикелле.
Бу җыр Айрат Баязитов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 10/11/2025 - 02:37
«
»