Син чакыр мине

Кайда соң ул сөю?
Кайда соң минем хыялым?..
Төшемдә мин аны тапкан идем,
Тик уяндым.
Син һаман йөрәктә балкыйсың,
Сузылды сиңа кулларым.
Хыял көч бирә
Юллар үтәргә.

Син чакыр мине,
Керсә сагыш күң(е)леңә.
Син чакыр мине —
Давыллар аша үтәм.
Калдырма мине,
Синсез йолдызлар сүнә.
Күз яшем җитмәс,
Югалтсам әгәр.

Серләремне чишеп
Сөйләдем җылы җилләргә.
Нур сибеп үссеннәр йөрәгеңдә
Гөлләр булып.
Син, ярым, яшисең кай җирдә?
Төшемдә күрдем: без бергә.
Риза көтәргә
Сине мәңгегә.

Син чакыр мине,
Керсә сагыш күң(е)леңә.
Син чакыр мине —
Давыллар аша үтәм.
Калдырма мине,
Синсез йолдызлар сүнә.
Күз яшем җитмәс,
Югалтсам әгәр.

Син чакыр мине,
Керсә сагыш күң(е)леңә.
Син чакыр мине —
Давыллар аша үтәм.
Калдырма мине,
Синсез йолдызлар сүнә.
Күз яшем җитмәс,
Югалтсам әгәр…
Кайда соң ул сөю?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »