Урман буйларында яшел болын,
Җиләкләре пешкән кызарып.
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Тыңлап торам читтән сокланып.
Әти өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Әни япкан алсу яулыгын,
Алар җырын тыңлап моңга чумган,
Нурга чумган яшел болыным.
Яшел болыннарда кызыл җиләк,
Тараладыр тәмле исләре.
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Эзли-эзли яшьлек эзләрен.
Әти өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Әни япкан алсу яулыгын,
Алар җырын тыңлап моңга чумган,
Нурга чумган яшел болыным.
Болын өсләрендә сөю җыры,
Болытлардан тама куңелгә…
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Озын булсын парлы гомерләр.
Әти өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Әни япкан алсу яулыгын,
Алар җырын тыңлап моңга чумган,
Нурга чумган яшел болыным.
Әти-әни җырлап җиләк җыя,
Эзли-эзли яшьлек эзләрен…
Эзли-эзли яшьлек эзләрен…
Эзләрен…
