Урманнарга барам карлар ерып,
Урманнарда язгы ярым бар.
Анда һәрчак — кошлар, ак ландышлар,
Анда һәрчак — яшел каеннар.
Ай-яй-яй-яй-яй ук — ландышы юк,
Оялары калган — кошы юк.
Карлар яуган яшьлек урманыма,
Аһ, тапмадым дустым юлларын!
Бураннарга кушылып еладым да
Озын-озын уйлар уйладым.
Ай-яй-яй-яй-яй ук — ландышы юҡ,
Гәүдәләрем йөри, уем юк.
Ничек китимен яшьлек урманнан? —
Монда минем тинсез ярым бар.
Ул бер чыгар төсле ландыш тотып,
Бер яшәрер төсле каеннар.
Ай-яй-яй-яй-яй ук — ландышы юҡ,
Күңелкәйләремнең яме юк.
Варианты песни
Бу җыр Римма Амангилдина репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 13/11/2025 - 00:25
«
»