Урманнарга барам карлар ерып,
Урманнарда язгы ярым бар.
Анда һәрчак — кошлар, ак чәчәкләр,
Анда һәрчак — яшел каеннар.
Акланнары калган — чәчәк юк,
Оялары калган — кошы юк.
Карлар яуган яшьлек урманыма,
Аһ, тапмадым дустым юлларын!
Бураннарга кушылып еладым да
Озын-озын уйлар уйладым.
Оялары калган — кошы юк,
Гәүдәләрем йөри, ушым юк.
Ничек китим яшьлек урманымнан? —
Монда минем язгы ярым бар.
Килеп чыгар төсле чәчәк тотып,
Һәм яшәрер төсле каеннар.
Оялары калган — кошы юк,
Күңелкәйләремнең кышы юк
Варианты песни
Бу җыр Асия Смакова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 13/11/2025 - 00:27
«
»