Талпынасың, ашкынасың

Талпынасың, ашкынасың,
Күзләреңдә нур гына;
Әй, яшь егет, йөрәгеңдә
Нинди шатлык ургыла?

Янып-шашып, янып-шашып
Әллә булдыңмы гашыйк?
Янып-шашып, янып-шашып
Сиңа мин булдым гашыйк!
Янып-шашып, янып-шашып
Булдык без бергә гашыйк!

-Чал чикәле узаман ир,
Нигә авыр канатың,
Нинди хәсрәт төште сиңа,
Нигә моңсу карашың?

Янып-шашып, янып-шашып
Әллә булдыңмы гашыйк?
Янып-шашып, янып-шашып
Сиңа мин булдым гашыйк!
Янып-шашып, янып-шашып
Булдык без бергә гашыйк!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »