Ерак бабаларым авылыма
Нигез салган матур урында.
Мин сагынам сине, туган ягым,
Тәүге җырым синең турында.
Синдә туды минем мәхәббәтем,
Син яшьлегем, минем Келәшем.
Күзем йомсам — күз алдымда тора
Онытылмас айлы кичләрең.
Туган ягым, сиңа кайткан саен
Таныш урамнарны әйләнәм.
Хәтирәләр минем күңелемне
Туган нигеземә бәйләгән.
Синдә туды минем мәхәббәтем,
Син яшьлегем, минем Келәшем.
Күзем йомсам — күз алдымда тора
Онытылмас айлы кичләрең.
Кайтыр нигез ул бер бәхет икән,
Яши-яши шуны аңладым.
Гомер буе сине яратсам да
"Яратам" дип әйтә алмадым.
Синдә туды минем мәхәббәтем,
Син яшьлегем, минем Келәшем.
Күзем йомсам — күз алдымда тора
Онытылмас айлы кичләрең.
Күзем йомсам — күз алдымда тора
Онытылмас айлы кичләрең…
Онытылмас Келәш кичләре…
/ Келәш (рус. Кляшево) — Татарстанның Тәтеш районындагы авыл /
