Очкыннары бары сибелеп калган
Үткәннәрдә янып яшьнәүдән.
Яңа уйлар, яңа ният кирәк,
Тәм табарга бүген яшәүдән.
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Хәтирәләр җанда торса да.
Үткәннәрне тик сагынып була,
Кайтыр юллар яб(ы)лып калса да.
Ни язганын алдан белеп булмый,
Хәсрәт килә бәхет көткәндә.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп,
Яшик әле гомер иткәндә.
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Хәтирәләр җанда торса да.
Үткәннәрне тик сагынып була,
Кайтыр юллар яб(ы)лып калса да.
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Хәтирәләр җанда торса да.
Үткәннәрне тик сагынып була,
Кайтыр юллар яб(ы)лып калса да.
Үткәннәрне тик сагынып була,
Кайтыр юллар яб(ы)лып калса да…
Кайтыр юллар яб(ы)лып калса да…
Варианты песни
