Дуслар миннән теләк әйтәм сезгә,
Яшь чакларны искә төшереп.
Аерса да безне ерак юллар,
Очрашуны тели күңелләр,
Очрашуны тели күңелләр.
Чын дуслыкның кадерен белеп
Яшик шушы дөньяда.
Хәтерләп тор һәркайларда
Якыннарың барын дөньда.
Киләчәкләр һәрчак аяз булсын,
Аяз булсын дуслык хисләре.
Ялгышлардан, Ходай, безне сакла,
Мәңге яшьнәп яшик дөньяда,
Мәңге яшьнәп яшик дөньяда.
Чын дуслыкның кадерен белеп
Яшик шушы дөньяда.
Хәтерләп тор һәркайларда
Якыннарың барын дөньда.
Үткәннәрне бары хәтер саклар,
Бүгенгесенә шөкер, Амин.
Дуслар, сездән башка тормыш күрмәм,
Дуслык хисе бары ныгысын,
Дуслык хисе бары ныгысын.
Чын дуслыкның кадерен белеп
Яшик шушы дөньяда.
Хәтерләп тор һәркайларда
Якыннарың барын дөньяда.
Хәтерләп тор һәркайларда
Якыннарың барын дөньяда…
Якыннарың барын дөньяда…
