Беренче мәхәббәт (бишенче вариант)

Күңелләргә пар канатлар биргән
Тәүге сөю, тәүге мәхәббәт.
Бу бит безнең яшьлек сукмагыннан
Сөю илләренә сәяхәт.

Беренче һәм соңгы мәхәббәт бит
Безнең җырларда да җырлана.
Тыңгы белмәс ярсу йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс учаклар яна.

Сөю юлы бармый тигез генә,
Югалтулар була, табышлар.
Шушы сынауларны үткән чакта
Җибәрәбез бик күп ялгышлар.

Беренче һәм соңгы мәхәббәт бит
Безнең җырларда да җырлана.
Тыңгы белмәс ярсу йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс учаклар яна.

Саф мәхәббәт дигән татлы хисләр
Сүнми, сүрелмиләр җаныңда.
Яратылып, сөеп-сөелеп лә
Гомер кичерәек тагын да.

Беренче һәм соңгы мәхәббәт бит
Безнең җырларда да җырлана.
Тыңгы белмәс ярсу йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс учаклар яна.
Тыңгы белмәс ярсу йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс учаклар яна…
Мәңге сүнмәс учаклар яна…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »